Газетага язылу

Марат Җәббаров ашлык бәяләренең түбән булуын әйтте

Әлеге вакытта 3 нче класслы бодайның бер тоннасы 11 мең 550 сум (узган ел 14 200 сум иде), фураж өчен бодай 8 700 сум (11 550 сум иде) тора.

Арыш исә 13 500 сумны тәшкил итә. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашуда быел ашлык бәяләре дә, аларны сату да әллә ни куандырмавын әйтте.

Бөртеклеләрнең бәяләре бер дә сөендерерлек булмагач, соңгы елларда шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс кебек техник культураларга игътибар артты. Чөнки аларның, бердән, акчалата файдасы зур (рентабильлек 12-40 процент). Икенчедән, республика эчендә дә, Самара, Оренбург, Ульяновск һәм Саратов кебек төбәкләрдә дә һәрвакыт сатып алучылары бар. Ләкин быел аграрийлар аларның да бәясе төшүгә зарлана. Әйтик, узган ел 1 тонна көнбагышны 39 мең 200 сумга саткан булсалар, быел аны 24 мең сумга гына тәкъдим итә алалар. – Бәяләрнең бик түбән икәнен үзегез дә күрәсез. Бигрәк тә бөртеклеләргә.

Әлегә нәрсә бар, шуны сакларга кирәк һәм бәяләр күтәрелер дип өметләнәсе генә кала. Бәлки экспорт хисабына базар бушап, бәяләрдә үзгәреш булмасмы? Майлы культураларга хак артыр дип өметләнеп, быел аларны күпләп утырткан идек. Тик аларның да бәяләре шактый төште. Февраль ахырына нинди культураларны күпме утыртасын планлаштырырга кирәк. Хаталарны да караячакбыз. Киләсе елга кайсы культурага ихтыяҗ буласын алдан әйтеп тә булмый. Шуңа күрә бу иң авыр сорау – нәрсә эшләргә? – дип уйланды Марат Җәббаров.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре