Газетага язылу

Марат Җәббаров: "Татарстанда урып-җыю 99 процентка тәмамланган"

Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып җыю ахырына якынлаша. Бүгенге көндә игеннәр 1,3 миллион гектарда җыеп алынган, бу планлаштырылган мәйданның 99 проценты дигән сүз. Барлыгы 3 миллион 645 мең тонна ашлык суктырылган. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда уртача уңыш - гектарыннан 27,9 центнер. Бүген республиканың 26 районында бөртеклеләрне урып-җыю тулысынча тәмамланган.

«Рапс суктыру дәвам итә, аның мәйданы – 165 мең гектар. Бүгенге көнгә рапс 98 мең гектарда (60 процент) суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 20,6 центнер тәшкил итә. Моннан тыш, 11 районның тугызы шикәр чөгендере ала. Бүгенгә татлы тамыр 13,5 мең гектарда (24 процент) казып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 432 центнерга җитә», - диде Җәббаров.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре