Моннан тыш, Марат Әхмәтов Җиңү паркындагы Бөек Ватан сугышы мемориалы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды, махсус хәрби операция ветераннары һәм волонтерлар белән аралашты, Күрше фестиваленең кунагы булды.
Аксубай районында яшьләр өчен заманча инфраструктура булдыру мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирделәр. Быел да «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә район үзәгендә Ленин урамындагы яшьләр үзәге капиталь ремонттан соң ачылган.
1978 елда кинотеатр итеп төзелгән бина ярты гасыр дәвамында җирле яшьләрнең берничә буыны өчен төп җыелу урыны булып тора. Аксубай бистәсендә яшьләр үзәгенә капиталь ремонт узган елның октябрендә башланган. Монда фасад һәм түбә яңартылган, терәк конструкцияләр ныгытылган, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, бинаның эчке ягы, инженерлык челтәрләре яңартылган. Хәзерге вакытта яшьләр киңлегенә кече һәм зур коворкинглар, тавыш яздыру студиясе, компьютер зонасы, индивидуаль һәм төркемле психологик консультацияләр өчен кабинетлар, арт-студия керә.
Биредә талантларны үстерү, яңа белем һәм күнекмәләр алу, иҗтимагый инициативаларны тормышка ашыру һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Яшьләр проект эшчәнлеге белән шөгыльләнә, белем бирү программаларында катнаша, лидерлык сыйфатларын үстерә, заманча технологияләрне үзләштерә һәм фикердәшләр таба алачак. Балалар белән идеяләрне тормышка ашыруда һәм һәр катнашучының потенциалын ачуда ярдәм итәргә әзер тәҗрибәле остазлар эшли.
Марат Әхмәтов яшьләр үзәген карап чыкты, педагоглар һәм балалар белән аралашты, аларга уңышлар теләде.
Бүген Аксубай бистәсендә Марат Әхмәтов төзекләндерелгән «Яшьләр» паркын карады. Аерым алганда, биредә тротуар плитәсе түшәлгән, шулай ук паркта скейтбордистлар өчен памп-трек ачылган, үзәк пергола-түбә урнаштырылган, концертлар өчен һәм өстәмә яшьләр сәхнәләре монтажланган. Моннан тыш, паркта заманча балалар мәйданчыгы, спорт һәм музыка зоналары барлыкка килгән. Ял итүчеләрнең иминлеге һәм уңайлылыгы өчен территория яктырту һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган.
Үзгәрешләр Аксубай шәһәр тибындагы Җиңү паркына да кагылган. Яңартылган Мәңгелек ут янына Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемнәре язылган монументлар куелган, юллар төзекләндерелгән, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук хәрби техника экспозициясе өчен мәйданчык җиһазландырылган, биш сугышчы-интернационалистка багышланган мемориаль комплекс төзекләндерелгән.
Марат Әхмәтов Бөек Ватан сугышы мемориалы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бүген – Бөек Ватан сугышы тарихында истәлекле дата. 1941 елның 10 сентябрендә масштаблы Смоленск сугышы тәмамлана, ул 10 июльдән нәкъ ике ай дәвам итә. Кызыл Армия ул чакта Мәскәү юнәлешендә немец гаскәрләренең һөҗүмен ике айга тоткарлый, Гитлер командованиесенең яшен тизлегендә Мәскәүне алу планын җимерә.
Җиңү паркында Марат Әхмәтовны район волонтерлары каршы алды. Махсус операция башыннан ук алар сугышчыларга ярдәм итә башлый, гуманитар конвойлар төзи, фронтка техника һәм обмундирование тапшыра, маскировка челтәрләре үрә. Аксубайлылар махсус хәрби операция зонасына якташларына 70 автомобиль җибәргәннәр.
Ә бистәнең үзәк мәйданында бүген «Кабак һәм бал күршегә дәшә» дип аталган тату күршелек фестивале башланды.
Марат Әхмәтов фестивальдә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. «Безнең Рәис инициативасы белән уздырыла торган әлеге фестиваль безне бер зур, тату, иҗади гаиләгә берләштерә, – дип басым ясады парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. – Бу аеруча зур илнең, аның дәүләтчелегенең һәм территориаль бөтенлегенең язмышы хәл ителә торган махсус хәрби операция шартларында аеруча мөһим. Бүген бөтен ил, бер зур гаилә кебек, безнең лидерыбыз Владимир Путин һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тирәсендә берләшергә тиеш. Күрше фестивале нәкъ менә күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра».
Журналистлар белән әңгәмәдә Аксубай районына эш сәфәренә йомгак ясап, Марат Әхмәтов ассызыклаганча, соңгы елларда район яхшы якка бик нык үзгәргән һәм үзенең шәһәр тибындагы бистә статусын тулысынча аклый, чөнки төзекләндерелгән киңлекләр һәм уңайлылык, яңа социаль объектлар тормыш сыйфатын шәһәр шартларына якынайта. «Бу шактый дәрәҗәдә республика Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары эше нәтиҗәсе, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Алар ярдәмендә шәһәрләребез һәм авылларыбыз үзгәрә, һәм Аксубай районы аларда актив катнаша».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез