Муниципаль депутатлар районны 15 елдан артык җитәкләгән Марсель Шәйдуллинның отставкасын кабул итте. Муниципалитетның яңа җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Марсель Шәйдуллин, РФ Дәүләт Думасына депутат итеп сайлануы сәбәпле, Азнакай районы башлыгы вәкаләтләрен туктатты. Ул Әлмәт бер мандатлы округы буенча сайлауларда җиңү яулады.
Марсель Шәйдуллинның башкарган эшләренә йомгак ясап, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзер Азнакай районы республикада алдынгы муниципаль районнарның берсе, ул уңышлы үсә, бу аның җитәкчелегенең зур казанышы турында сөйли. «Азнакай районы зур гаилә кебек яши һәм эшли, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Соңгы 15 елда районның социаль-икътисадый үсешенә 100 млрд сумнан артык акча тотылды. Район үсешенә кертелгән һәр сум – аның абруе һәм иминлеге өстендә эшләү. Бүген Азнакай районының тулай төбәк продуктында өлеше шулай ук 100 млрд сум тәшкил итә».
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Азнакай районының авыл хуҗалыгындагы уңышларын аерым билгеләп үтте. «Минем язмышым авыл хуҗалыгы белән бәйле иде, – диде Марат Әхмәтов. – Марсель Зөфәр улы агросәнәгать комплексы мәсьәләләренә һәрвакыт игътибарлы булды. Ул бу юнәлештә шулай ук Ютазы һәм Әлмәт районнарында да эшләде. Азнакай күп еллар дәвамында үрнәк, игенчелек өлкәсендә республика өчен мәктәп булды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай районын «игенчелекнең югары культурасын булдыручы» дип атады. Моннан тыш, район – сөт җитештерү буенча лидерларның берсе. 15 ел эчендә Азнакайда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү ике ярым тапкырга арткан. Әлеге нәтиҗәләрне мин Марсель Зөфәрович җитәкчелегендә, төрле тармакларда хезмәт куйган коллективның бер гаилә булып, уртак тел табып эшләү нәтиҗәсе дип бәялим. Сезнең белән күп тапкырлар очрашкан дәвердә, хезмәт коллективларында яисә басу-кырларда булсынмы, мин Һәрчак Марсель Зөфәр улының халыкчанлыгына соклана идем».
Марат Әхмәтов Марсель Шәйдуллинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален тапшырды. Шулай ук Марсель Шәйдуллинга «Азнакай шәһәренең мактаулы гражданы» исеме бирелде.
«15 ел дәвамында без бер-беребезне аңлап һәм хөрмәт итеп бик әйбәт эшләдек, республика җитәкчелегенең ышанычын акладык, федераль һәм республика программаларында, илкүләм проектларда катнаштык, – дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин үзенең җавап сүзендә. – Күп кенә күрсәткечләр буенча безнең район алдынгы урында тора, бу безнең хезмәт сөючәнлегебезне һәм бердәмлегебезне күрсәтә».
Азнакай районының яңа башлыгы итеп Айдар Шәмсетдинов сайланды. Ул 2012 елдан муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарган.
«Бүген берничә тапкыр билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда районда бик күп эш башкарылган. Моңа берничә фактор ярдәм итте – республика җитәкчелеге, нефтьчеләр ярдәме, Азнакайны «кече Швейцария»гә әйләндергән Марсель Зөфәр улының акыллы җитәкчелеге. Без тоткан курс дөрес, һәм аны үзгәртүнең мәгънәсе юк. Куелган максатларга ирешү өчен тагын да тырышыбрак эшләячәкбез. Сезнең белән Азнакай районын тагын да ныграк үссен өчен эшләргә әзермен», – диде яңа җитәкче Айдар Шәмсетдинов.
«Районның барысы да бар, һәм, барыннан да элек, – бу кешеләр. Азнакай районы алга таба да югары дәрәҗәдә булыр дип ышанам, чөнки биредә кешеләр хакимияткә ышана», – дип йомгаклады сүзен Марат Әхмәтов Айдар Шәмсетдиновны сайлануы белән тәбрикләп.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез