«Хөрмәтле татарстанлылар, барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм!
Бу чагыштырмача яшь, әмма әһәмиятле дата 2018 елда Россия тәкъдиме белән Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелды. 1889 елның 30 июнендә дөнья закон чыгаручыларының халыкара парламент хәрәкәтен башлап җибәргән иң өлкән берләшмәсе булган Парламентара союзның беренче конференциясе ачыла.
Хәзерге вакытта вәкиллекле халык хакимияте институты төрле социаль төркемнәр һәм сәяси көчләр мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклый, конструктив сөйләшү алып барырга һәм җаваплы закон чыгару эшчәнлеген сакларга ярдәм итә. Нәкъ менә парламент озак сроклы үсеш стратегиясен билгели, хәлиткеч карарлар кабул итә.
Бүгенге гади булмаган шартларда парламентара дипломатия глобаль масштабтагы киеренкелекне киметүнең һәм күпполярлы гадел дөнья төзелешен формалаштыруның нәтиҗәле инструменты буларак аерым әһәмияткә ия. Барлык чикләүләргә дә карамастан, безнең ил тотрыклы һәм имин киләчәкне уртак күзаллауны хуплаучы дәүләтләр һәм аларның берләшмәләре белән эзлекле рәвештә үзара файдалы багланышларны үстерә.
Татарстанның депутатлар корпусы, Россия Федерациясе тышкы сәясәте нигезләренә, күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләренә таянып, бу принципларны гамәлгә ашыруда үзенең саллы өлешен кертә.
Шушы бәйрәм көнендә барыгызга да – сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, ә хезмәттәшләремә бөек Ватаныбыз хакына нәтиҗәле хезмәт итүдә алга таба да уңышлар телим!»
Бәйрәм белән!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез