Татарстан Рәисен сайлау, соңгы елларда булмаганча, бик тыныч узды. Республика Башлыгы Рөстәм Миңнехановның вазыйфасына керешү тантанасы алдыннан, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев шулай дип белдерде.
– Татарстан Рәисе сайлауга республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү программасы белән барды. Рөстәм Миңнеханов Президент булып сайланган ике чорда да тыныч сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итә алды. Россия күләмендә чагыштырып караганда, Татарстанда үсеш уртачадан югары булды. Шуңа күрә халык алга таба да әлеге вазгыятьнең саклануына өметләнә дип уйлыйм. Рәисебез энергияле кеше, планнары бик күп, һәр тармакта тормышка ашырасы конкрет проектлар бар. Бар да уңышлы булыр дип ышанам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез