Баулы шәһәренең “Я смогу” үзәге җитәкчесе Марат Ильясов тренажерлар һәм реабилитацияләү методикасын эшләгән. Ул уйлап тапкан тренажерлар бүген Татарстанның – 6 һәм Башкортстанның – 3 районында инвалидларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аякка басарга ярдәм итә.
Менә хәзер Марат #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясе финалына чыккан. Премиянең максаты – Россиядә, бөтен дөнья күләмендә кешеләргә ярдәм итүгә, аларның тормышы сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый башлангычларны тану. Бәйге финалы, ДОБРО.РФ платформасында, 2022 елның 17 октябреннән 5 ноябрьгә кадәр узачак.
Марат Ильясовның проекты “Я все смогу, я все сумею – иначе жить не умею!” дип атала. Трек- волонтер. номинациясе – кешеләргә ярдәм итү.
Проект белән танышу һәм аны хуплап тавыш бирү өчен https://dobro.ru/project/10042985 сылтамасы аша узарга кирәк.
Җиңүгә бер адым калганда, һәрбер тавышның әһәмияте чиктән тыш зур!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез