Байлык дигәндә, без һәрвакыт диярлек аның бер ягын гына, мөлкәт мәсьәләсен генә исәпкә алабыз. Кемгәдер сокланабыз да: «О, ул шулкадәр бай, затлы сарайда яши, кыйммәтле машинада йөри, акчасы мәңге бетәрлек түгел! Вәт, бәхетле...» – дибез.
Бер карасаң, аның мөмкинлекләре чиксез бит инде. Ни теләсә, шуны кия, ашый, кая теләсә, шунда бара. Кайберләре арт шәрифләрен сөендерү өчен хәтта алтын унитазлар да алып куялар икән. Белмим инде, монысының бик файдасы тия микән... Ни әйтсәң дә, тәннең ул өлешенең күзе юк бит, үзенең кайда утыруын бик аңлап бетерми торгандыр. Ләкин акчаң күп икән, үзеңнең арт шәрифеңә хәтта шундый сәер бүләк тә ясый аласың.
Акчасы булган кеше арзанлы ризыклар, төрле консервантлар белән үз организмын пычратмый. Ул иң кыйммәтле, иң затлы нәрсәләр белән туклана. Эшнең дә авырын үзе эшләми, бүтәннәрне яллый. Җылы, зиннәтле киемнәр кия... Икенче төрле әйтсәк, ул үзен тормышның кырыс шартларыннан саклый ала.
Сәламәтлек мәсьәләсендә аның бернигә дә кытлыгы юк. Иң файдалы дарулар ала, иң яхшы курортларга йөри. Бер дә юктан нервыларын да бетерми, бетерсә дә, аларны дәвалауның иң отышлы юлларын таба ала.
Аның әшнәләре, танышлары күп була. Нинди мәсьәләгә алынса да, сүзе үтә. Бары тик бай, акчалы булган өчен генә дә аның алдында бүтәннәр өлтерәп тора. Хәтта беркемгә бер файдасы тимәсә дә, аны хөрмәт итәләр. «Бәлки, ярдәме тияр», – дип өметләнәләр. Мөлкәт туплый алгач, бик үк төшеп калган бәндә түгел бит инде, чынлап та, сокланырлык сыйфатлары да бардыр. Әнә шул сыйфатларын эзлиләр, табалар һәм үзләренең шушы кеше алдында өлтерәп торуларына аклау итеп файдаланалар.
Шуңа күрә, ул кемгә генә нинди гозер белән эндәшсә дә, каршы килмәскә тырышалар. Карышсалар да, ул җебеп калмый, акча бирә, җайлый-майлый, үз дигәненә ирешә. Кешеләрнең хөрмәтен дә, хезмәтен дә сатып ала ала. Шулай булгач, аның алдында бернинди киртә дә юк. Ул һәрвакыт үз теләгенә ирешә.
Акчалы кешегә тормыш күпкә җиңелрәк. Шуңа бөтен халык мал җыярга, мөлкәт тупларга тырыша. Моның өчен вакытын да, көчен дә, сәламәтлеген дә жәлләми. Хәтта рухи кыйммәтләрне, гаделлек, намус кебек төшенчәләрне дә тапап узарга әзер. Бәхетле булуның иң беренче шарты акча арттыру кебек тоела.
Ләкин...
Мөлкәт һәр очракта да бәхет чыганагы була алмый. Череп баеган, акчасын кая куярга белмәгән кешеләр дә борчыла, кайгыра, эшли, авырый, үлә һәм гади адәм балаларыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Икенче төрле әйтсәк, бай кешенең бәхете акча белән түгел, ә бүтән нәрсәләр белән чикләнә.
Беренчедән, андый кешеләрнең чын дуслары аз була. Тирә-ягында кеше күп, тик һәркайсының үз максаты – һәркем үз ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен йөри. Кайсы алдый, кайсы урлый, кайсы таларга җыена... Ә чынлыкта терәк-таяныч булырдай ихлас дуслар юк яки бик аз. Ул, әлбәттә, моны аңлап тора. Шуны тою үзе үк аның кешеләргә һәм үз-үзенә ышанычын киметә, тормышының бер ягын китек итә, күңел тынычлыгын урлый. Бу стресслар чыганагына әйләнергә мөмкин.
Икенчедән, зур акча белән эш иткән кешенең алдында һәрвакыт ике юл тора: я отасың, я отыласың. Отсаң, әлбәттә, яхшы. Ә отылсаң – бик начар. Чөнки бу очракта урта хәлле кеше, әйтик, уртача мөлкәтен югалтса, бай кеше бик зур сумма, ә кайвакыт барысын да югалтырга мөмкин. Шуңа күрә ул һәрвакыт киеренке тормышта яши, югалтуларга юл куймау өчен мөмкин булганын да, булмаганын да эшләргә тырыша. Бу аның тормышын чикли: гаиләдә аралашуларга, балалары белән булуга, үз саулыгы һәм рухи иминлеге турында хәстәрлек күрүгә вакытын калдырмый. Ул дөньяның иң соңгы хәерчесе кебек көне-төне эшләргә мәҗбүр.
Зур акчалы кешеләрнең балалары һәрвакыт куркыныч астында. Наркобизнес вәкилләре, һәртөрле сектантлар нәкъ менә хәлле кешеләрнең балаларын аздырып йөри, аларны энәгә утыртырга, сектага җәлеп итәргә тырыша. Бу аларга бик табышлы, чөнки бай баласыннан исең-акылың китәрлек акча суырырга мөмкин. Моннан тыш, аларны урлап, акча сорарга атлыгып торучылар да күп. Бер сүз белән әйткәндә, бай кешеләрнең балалары һәрвакыт куркыныч астында.
Бәхет фәкать акчадан гына тормавын дәлилләү өчен шушылар да җитеп ашкан. Хәтта болай дип әйтергә дә буладыр әле: бәхетле булуга акча күплегенең бер кысылышы да юк. Әйе, акчаның азлыгы яки булмавы кешене бәхетсез итәргә мөмкин. Ләкин булуы бәхетле итә алмый.
Бәхет ул – субъектив төшенчә, бөтен кеше өчен дә үрнәк була алырлык бәхет юк.
Ярлы кеше өчен мөлкәт күплеге бәхет булып тоела ала. «Вәт, минем шулкадәр байлыгым булса, әй, бәхетле булыр идем», – дип уйлый ул. Тик шулкадәр байлыгы булган кеше үзенең бәхетле икәнен аңлый алмый, бу – аның гадәти халәте, бәхет аңа бөтенләй бүтән нәрсә булып тоела. Димәк, акчалы булу ул бәхетле булу дигән сүз түгел. Акчалы булу хәтта бай булу да түгел. Ул фәкать акчалы булу гына.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез