Әбиләр чуагы җитсә, ни өчендер әбиләр турында уйланып аласың. Озаклап түгел инде, мизгелнең бер өлешендә генә әллә нинди кызыклы хәлләр искә төшә дә үзалдына елмаерга мәҗбүр итә. Әле дә менә көзнең матур көннәре, бакчада үзләре генә хуҗа булып калган чәчәкләр нур сибеп утыра, саргаергамы, юкмы дип, яфраклар шыбырдаша… Бакча эшләрен тәмамлап хәлдән тайган әби-бабайлар, сәламәтлекләрен ныгытырга дип, хастаханә юлын сырып алган… Мин шәһәр кибетеннән бер янчык ризык күтәреп подъезд алдына атлыйм. Андагы эскәмиядә матур әбиләр утыра. Мин пакетымнан ике кап май алып күрше әбигә сузам. Ул алып кайтырга кушкан иде.
– Рәхмәт инде, балакаем, – дип кеткелди ул. – Күпмелек булды соң?
– Ярый, болай гына, – дип сүз таба алмыйчарак торам да өстәп куям, – бушлай.
– Бушлай түгел, авызыңны да ачасы булма, – дип пыр туза башлый ул. – Хәзер бөтен нәрсә кыйбатлана, сез – яшьләргә бигрәк авыр дәвер, әле безгә пенсия түләп торалар. Күпме булды?
Ике йөз сум булды. Тик мин дөресен әйтмим, әйбәт карчык ул, үзенә дә гел әйбәтлек эшлисе килеп кенә торырлык.
– Йөз сум, – дип елмаям мин. Күршедәге карчыклар миңа сынаулы караш ташлап алган арада әби акчасын тоттыра да мин подъездга кереп китәм.
Нәрсәдер алырга онытканмын инде. Тозмы шунда, шырпымы… Кабат чыгуыма подъезд алдында беркем дә юк. Гадәттә, болай булмый торган иде. Мин сәерсенеп куям да ары китәм. Кибеткә керсәм, теге әбиләр пыр тузышып прилавкаларны актарып йөри. Безнең күрше кулындагы майны күрсәтеп, хезмәткәрләрнең берсен тинтерәтә:
– Менә шушы май бит инде ул. Әле генә йөз сум тора иде бит, хәзер икеләтә арттыргансыз…
– Складта калмадымы соң йөз тәңкәлеге? – дип кушыла икенчесе. – Кара әле, балам, шул йөз сумлыкны табып бирә алсаң, без арттырыбрак та түләр идек сиңа.
Мин елмаеп куям да тиз генә борылып икенче кибеткә китәм. Ул арада икенче хатирә күз алдына баса.
Поездда китеп барабыз. Иптәш малай белән тамбурга чыксак, анда өр-яңа суыткыч тора. Тәмәке кабызыргамы, юкмы, хәзер барыбер туктыйбыз дип торганда, бер карчык пәйда була. «Ташларга кирәк, егетләр. Юньле кеше тартмый аны хәзер», – дип безне шелтәләп ала. Ул арада поезд туктый. Карчык суыткычны чыгарырга булышуыбызны сорый. Без «ялт» кына ярдәм итәбез дә якында гына пирожки сатып торган апалар янына юнәләбез. Биш кенә минут торачак монда поезд. Ашамлыклар, эчемлекләр төяп кире кергәндә ишек төбендә бер ир үрсәләнеп йөри.
– Суыткычым юкка чыккан, берәрегез күрмәдеме? – дип сорый һәр үткенчедән.
Без әле генә әби киткән якка күз салабыз. Аннан инде җилләр искән. Кешенең югалтуын да аңлыйбыз, көләсе дә килә. Әйтергә дә кыен, үзебез чыгарып куйдык бит инде.
– Бер әби алып китте, – дип ычкындыра иптәш малай, – әнә теге якка...
– Нәрсә? – дип безгә текәлә ир һәм җитдилеген нәфрәт алыштыра. – Әби? Башымны катырып тормагыз әле, барыгыз, я тешегезне коярмын, – дип, безне вагон эченә төрткәли. Ул арада поезд кузгала башлый...
Бу вакытларның ни өчен «әбиләр чуагы» дип аталуын төгәл белмим инде. Миңа калса, табигать тә әбиләрнең шундый кызык гамәлләрен исенә төшереп, елмаеп утырадыр сыман тоела.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез