Марат Кәбиров: Мин песиләр белән бик күп аралаштым

Кайчагында мин үзебезнең тирәдә буталып йөргән җан ияләрен күзәтергә яратам. Песиләрне, мәсәлән. Алар борын-борыннан тылсымлы зат булып санала бит, хәтта «Мәченең тугыз гомере бар» дигән әйтем дә йөри. Моңа тулысынча ышанмыйбыз инде без, тик аларның акыл ирешмәслек хәлләрдә дә исән калганын уйлап, әллә чынлап та шулаймы икән соң, дип шикләнеп куябыз.

Тугыз гомер турындагы сүз Борынгы Мисырда барлыкка килгән, диләр. Бу күпмедер дәрәҗәдә кояш алласы Рага да, аны саклаучы һәм явыз рухлардан, чир-чорлардан аралаучы Бастет алиһәгә дә бәйле икән. Бу алиһәне песи, яки песи башлы хатын-кыз кыяфәтендә сурәтли торган булганнар. Ачуы чыкканда арысланга әйләнеп, барын да пыр туздырып алган инде ул, ә кәефе күтәренке вакытта песи рәвешендә йөргән.

Ни өчен тугыз гомер? Мөгаен, борынгы Мисыр кешеләре әле ул вакытта унга кадәр санарга өйрәнмәгән булгандыр, чөнки анда бөтен нәрсә тугыз саны белән билгеләнгән. Аллалар саны да, аларның эш-гамәлләре дә… Үзенә күрә  изге сан булган инде бу. Һәм ул төрле төбәктә төрлечә үзгәргән, мәсәлән, испаннар – җиде, ә гарәпләр алты гомере бар дип уйлаган.

Песиләрнең кешегә ияләшүе неолит чорында, аучылыктан утрак тормышка күчү дәверендә булган. Игенчелек белән шөгыльләнә башлагач, ашлык запасы барлыкка килә бит инде, ашлык булган урында тычкан белән комак заты да күбәеп китә. Аларның берсе дә синең тормышың белән кызыксынып тормый, үзеңә каламы соң дип сорамый, алар бөтен икмәгеңне юкка чыгарырга да мөмкин. Менә шундый афәттән җәфалана башлый ашлык үстерүгә күчкән адәм балалары. Ул вакытта һәртөрле тычкан агулары да, комак капкыннары да, җилем дә уйлап табылмаган була әле. Бөтен кешелек: «Икмәк үстерүдән бер толк та юк, кабат ауга чыкмый булмас», – дип торганда, бер төнне боларның авылларына урманнан бер ач песи килеп керә дә бөтен тычкан-комакларын ашап бетерә. Шуннан адәм баласы песине кулга ияләштерергә тырыша. Аңа изге зат, ач үлемнән коткаручы итеп карый башлый. Аны монда ачлык китермәгәндер, ә кешеләрне коткару өчен Бөек Зат үзе җибәргәндер кебек тоела. Шуңа бар эшне тартучы атны да, ит-сөт чыганагы сыер-сарыкны да түгел, ә нәкъ менә песине ихтирам итә башлыйлар. Дөрес тә бит инде, песи – галаунай, ул ашлыкны саклый, ә ашлык булгач, атың да, сыер-сарыгың да тук була. Шундый затка ничек изге итеп карамыйсың да, ничек табынмыйсың!

Аларны безнең Мөхәммәт пәйгамбәр дә бик хөрмәт иткән. Мәчесенең тынычлыгын бозмас өчен, үз киеменең итәген я җиңен кискән чаклары да булган. Һәм ул песиләрне сатуга куюны, ниндидер әйбергә алмаштыруны тыйган, димәк, аларга мөлкәт итеп түгел, ә лаеклы зат, бәйсез җан иясе дип карарга өндәгән. Песи үзе дә аны берничә тапкыр бәладән саклап калган. Исламда аларны кыюлыклары, бәйсезлекләре, тугрылыклы булулары өчен генә түгел, ә чисталыклары өчен дә бик хөрмәт итәләр.

Гәүдәгә кечкенә булсалар да, песиләр бик күп җанварларның котын алырга сәләтле. Циркта эшләүче бер танышым хәтта филләрнең дә куркуын сөйләгән иде. Чындыр инде. Бер карасаң, фил бит ул эре гәүдәле тычканга да охшабрак тора. Ә песи – кыю һәм тәвәккәл аучы. Әллә нәрсәләрне тоя һәм бөтен сәләтен эшкә җигә ала торган.

Алар ризыксыз да, сусыз да озак түзә ала икән. Физик нагрузкаларга да чыдам. Һәм сабырлыклары чамасыз. Бер тишеккә кереп киткән тычканны сагалап, төн буе бер хәрәкәтсез утырырга сәләтле. Сизгерлекләре дә искиткеч.

Мин песиләр белән бик күп аралаштым, алар турында хәтсез яздым да. Тик аларның кызык яклары, үзенчәлекләре сөйләп кенә бетерерлек түгел. Ә бер карасаң, кечкенә бер нәрсә бит инде үзе. Хет тибеп очыр, хет кулыңа алып иркәлә. Бөтен язмышы синең ихтыярда шикелле. Тик алай түгел.

Боларны сез миннән башка да беләсез инде. Ә язуым – исегезгә төшерергә теләүдән. Югыйсә без соңгы арада бер-беребезне дә күрмәскә өйрәндек. Тик монда без генә түгел, этләр-песиләр дә, бүтән җан ияләре дә бар. Кем һәм нинди, ниләргә сәләтле икәнен исеңә төшерсәң, аяк астында уралып йөргән гади җан иясенең дә ихтирамга лаек һәм кабатланмас зат икәнен аңлыйсың. «Кем кемнең аяк астында ураладыр әле», – дип тә уйлап куясың.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре