Әллә нигә бүген эш турында уйлыйм әле. Кызык кына ул бер карасаң. Эшләгәндә, эш турында уйламыйсың, бары тик эшлисең генә. Үзең дә күз алдына китерә алмаган әллә нәрсәләрне майтарып ташлыйсың да шуннан үзең дә аптырап торасың. «Нүжәли, моны мин эшли алдым икән?» – дисең. Табигатемә ят кебек тоелган эшләремә караганда да, кайбер әсәрләремә күз салганда да мин кайвакыт шулай уйлыйм: «Чынлап та мин микәнни?» Әдәбияттагыларында, бәлки, үзем генә дә түгелдер инде… Ходай «диктовать итәдер», фәрештәләр канат очын тидерәдер кебек. Үземә шулай тоела. Бәлки, бу канәгатьлектән, бәлки, үз-үземне яратудандыр. Барыбер эшләгән эшеңә сокланып карыйсың. Сокланырлык җире булмаса, чыгып төзәтәсең, камилрәк итәргә тырышасың. Тик бер нәрсә хак: эшләгәндә эш турында уйламыйсың.
Менә эшли алмаганда – уйлыйсың. Хәлсезрәк яки авыру чакларымда мин ихатага чыгам да, тирә-якка күз салып, эшләнергә тиеш нәрсәләрне барлап йөрим. Монысын болай итәргә кирәк, тегесен тегеләй итәргә... Шул рәвешле барысын да барлап чыгам да, берни эшли алмыйм һәм теге нәрсәләрне эшләп ташлаган кешедән дә ныграк арып, урыныма барып ятам. Эшләрне барлау эшләүдән дә ныграк арыта.
«Арыдым», – дип барып ятып кына ял итә алмыйсың. Эшләнмәгән теге эшләр сине гел үзенә тартып, мендәреңә сугып тора. Күңелең тынычлана алмый, кабат торасың. Берәр нәрсә эшләп булмас микән, дип яңадан урап керәсең. Эшләп булмый. Кабат хәлсезләнәсең. Арыйсың. Тагын барып ятасың. Беркадәр вакыттан соң тагын торып чыгасың… Шул рәвешле ни эшли алмыйча, ни ял итә алмыйча, вакыт уздырасың.
Табигатем буенча мин эш кешесе бугай инде. Тынгысыз җан. Рәхәтләнеп, бар дөньясын онытып ял итә белүчеләргә беркадәр сокланып карыйм. Ял ит бит инде, кулыңнан эш килмәгәч. Сиңа беркем дә бәйләнми, «Нигә алай итмәдең, нигә болай түгел?» – дип сораучы да юк. Тик күңел бар… Шул кабахәт гел сорап, нәрсәдер таләп итеп тора. Шуның көен көйләргә тырышып, гомер уза.
Әле дус-иш, таныш-белеш белән сөйләшәм дә… Алар минем бер сүзне кабатларга яратканыма игътибар итәләр икән. «Эшләргә кирәк!» Араларында язучылар да, композиторлар да, артистлар да бар инде. Алар эшлиләр, мал табалар, дан яулыйлар. Ә мин шуларга адым саен диярлек бер сүзне кабатлыйм икән. «Эшләргә кирәк!» Кайчагында чатым ачылып киткәндә болай дип тә өстим икән: «Эшләргә кирәк. Талант монда нипричум, талантны да эшләтергә кирәк. Эшләмәгән талант тутыга ул».
Бәлки, чынлап та шулайдыр. Минем егерме-утыз ел элек әйткән бер сүзем бар иде. Хәзер ул урыслардан әйләнеп чыгып, әллә ничә төсмергә керде инде. Петросянның китабында да бар, авторы билгесез, дип язылган. Кайбер сәхнә «йолдыз»лары да кулланыштыра. Шул рәвешле тапалып бетсә дә, эчтәлеге һаман шул килеш кала: әгәр үз өстеңдә эшләмисең икән, син кемнеңдер астында эшләргә мәҗбүр буласың. Әгәр үз өстеңдә эшләмисең икән, синең өстеңдә бүтәннәр эшләр кебек варианты да бар. Кемнеңдер астында эшләмәс өчен үз өстеңдә эшләргә кирәк.
Минем яраткан юмористларымның берсе Данир Сабиров гел көлә инде: «Ничә карасаң да, Марат абый гел «эшләргә кирәк!» – дип әйтә ул. Ә үзе бер нәрсә дә эшләми, биш ел эчендә миңа бер җыр да язып бирә алмады», – ди. Бу дөрес тә, дөрес түгел дә. Мин аңа әллә ничәне язып бирдем. Игътибар да итмәде. Бер җыр язып, үзем җырлап җибәргәч кенә: «Марат абый, шәп, әбизәтелне җырлыйм!» – диде. Мин хәзер үземчә шаяртам: «Хәзерге юмористларга җыр язып бирү генә җитми, аны үзең җырлап та бирергә кирәк», – дигән булам. Тик бу минем сүзне юкка чыгармый… Эшләргә кирәк…
Бер мәлне Казанда бик зур концерт оештырдылар. Мин гадәтемчә сәхнә артында йөрим. Артистларның барысы да ирекле, анда-монда гәп корып торалар. Бер бүлмәгә килеп керсәм, Салават Фәтхетдинов репетиция ясап ята. Бишенче класс баласы шикелле тоелып китте. Баянга җырлый. Мин башта аптырадым. Чөнки катнашучылар арасында ул иң данлыклысы. Иң беренче ләчтит сатучы, почмак саен гәп корып, кылтаеп йөрүче кеше дә шул булырга тиештер кебек күренде. Соңыннан аңладым. Кешеләр ләчтит сатканда, ул репетиция ясый. Ул эшли. Шуңа да Салават бит инде ул.
Тагын нәрсә әйтим… Миннән васыять булып бер сүз калсын: эшләргә кирәк!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез