Марат Хөснуллин 2026 елда KazanForumны уздыру вакытын әйтте

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 2026 елның 14-15 маенда узачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Хөснуллин билгеләп үткәнчә, «KazanForum» белән кызыксыну арта. Быел анда 96 илдән һәм Россиянең 82 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Эшлекле программа кысаларында 200гә якын чара уздырылды, нәтиҗәдә 130 килешү имзаланды.

Марат Хөснуллин Татарстан командасына, «Росконгресс»ка, федераль министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук көч структураларына тәртип һәм иминлекне тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” KazanForum Халыкара икътисадый форумына әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре