Кырым күпере барлык дүрт полоса буйлап автомобильләр хәрәкәте өчен тулысынча ачык, дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин телеграм-каналында.
"Бөтен эш өч айдан кимрәк дәвам итте! Бу вакыт эчендә ике җимерелгән пролетны сүттеләр һәм яңаларын күтәрделәр", - дип язган ул.
Сул якта хәрәкәт графиктан бер көнгә - 14 сентябрьгә алданрак ачыла, уңны 1 ноябрьгә торгызу планлаштырыла. Ике пролетны да ремонтлау өчен 534 т металл конструкция кулланганнар, юл полотносына 360 т артык асфальт-бетон тотканнар.
Күпер 17 июль көнне Украина су өсте пилотсыз очкычларының һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез