Марат Хөснуллин: "РЕБУС" төзелеш тармагындагы иң яхшы тәҗрибәләрне алмашу мәйданы булачак"

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин видеоэлемтә аша 18-19 августта Казанда узучы "РЕБУС-2025: Цифрлаштыру. Инфраструктура" Халыкара форумында катнашучыларны сәламләде.

"Бүген биредә Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән, БРИКС, ШОС илләреннән спикерлар һәм экспертлар җыелды. Бу чара аралашу һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, төзелештә яңа технологияләр кертү өчен үзенчәлекле мөмкинлек бирә", - диде Марат Хөснуллин.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча илдә заманча шәһәр мохитен булдыру юнәлешендәге эшне колачлаучы "Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлдә булуын искәртте. "Күп карарлар һәм тәкъдимнәр аны гамәлгә ашыру өчен кулланылырга мөмкин. Оештыручыларга һәм барлык кунакларга катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Форум тәгаен карарлар, яңа мөмкинлекләр һәм эшләргә илһам китерсен", - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Быел "РЕБУС-2025"тә, онлайн катнашучыларны да исәпкә алып, 7 меңнә якын кеше катнашачак дип көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре