Маргарита Симоньян һәм Тигран Кеосаянның балаларының берсе каты авырый. Бу хакта "Россия сегодня" халыкара медиатөркеме һәм RT телеканалының баш мөхәррире Борис Корчевниковка ("Вести" мәгълүмат хезмәте) биргән интервьюсында сөйләде.
Балаларның берсе дәвалап булмый торган авыру белән интегүе турында ире комага кергәч, билгеле булды, диде Симоньян.
"Мин бу турыда да сөйләшергә теләмим. Безнең өчен бу зур авырлык. Ул вакытта мине хастаханәдән алып чыккан бердәнбер әйбер – баламның авыруы ", - дип уртаклашты ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез