Яңа эш урыннары, яңа резедентлар, төрле дәрәҗәдәге ярышлар һәм меңләгән спорт сөючеләр – балалар һәм өлкәннәр, һәвәскәрләр һәм профессионаллар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – Түбән Каманың җәлеп итеп торучы спорт үзәгенең яңа версиясе шундый булды.
Спорт – тормыш егәрлеге
«СИБУР Арена НК» –СИБУРның Түбән Камага бүләге. Реконструкция барышында иске бина тулысынча яңартылды, өр-яңадан күп функцияле зал төзелде. Спорт сөючеләр өчен җиңел атлетика юллары булган яңа стадион һәм берничә ачык спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Комплексның гомуми мәйданы – 6 мең квадрат метрдан артык.
Яңа мәйданнар яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирде. Яңартылган спорт комплексына хезмәт күрсәтү өчен өстәмә 22 хезмәткәр җәлеп ителде. Аларның күпчелеге техник хезмәткәрләр.

Ике ел эчендә яңартылган «СИБУР Арена НК»да йөздән артык спорт ярышы үткәрелде. Иң дәрәҗәлеләре арасында – Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры, балалар өчен «Метрошка» ишегалды футболы фестивале, «Уенда бул» регби буенча мәктәп лигасы.
Яңартылган спорт комплексына йөрүче спорт сөючеләр саны да берничә тапкырга артты. Мәсәлән, бассейнга 2024 елда – якынча 2 мең, 2025 елда исә 11,5 мең кеше йөргән. Заманча тренажерлар белән җиһазландырылган тренажерлар залы да популярлаша бара: даими йөрүчеләрнең саны 1,2 меңнән 2 меңгә җитте. Спорт комплексына көненә 700гә кадәр кеше йөри.
Мөмкинлекләр мәйданы
Бүген «СИБУР Арена» үз эченә бик күп мөмкинлекләр туплый. Якынча 8 мең квадрат метр мәйданлы футбол кыры «Нефтехимик» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, «Юниор», «Кондор» футбол мәктәпләре өчен күнегүләр базасы булып хезмәт итә. Шулай ук спорт комплексында «Рубин» һәм «Шинник» футбол командалары мәктәпләре урнашкан. Кышын СИБУР хезмәткәрләре өчен кышкы футбол турнирлары оештырыла, бу спорт төренә шәһәрнең башка предприятиеләре дә кызыксыну белдерә.
Стадионда 400 метрлы җиңел атлетика юллары яңартылды. Шиплы аяк киеме белән йөгерү тыелган булса да, һәвәскәр йөгерүчеләр аны аеруча үз итә. Монда студентларның һәм производство коллективларының спартакиадалары үткәрелә.
1,1 мең квадрат метрдан артык мәйданлы күп функцияле залда волейбол, баскетбол һәм мини-футбол уйныйлар. Биредә «Батыр» спорт мәктәбе, «Академик» футбол клубы, «Динамо» клубы шөгыльләнә. Шулай ук залда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус күнегүләр үткәрелә.
Трибуналар белән җиһазландырылган, якты, киң нәфис гимнастика залы көн саен 260 лап кеше кабул итә. 8нче спорт мәктәбеннән тыш, биредә «Крылья», «Ранчик» һәм «Спорт Кидс» студияләре дә урнашкан. Атнага дүрт тапкыр «Өченче буын университеты» студентлары – өлкән яшьтәге түбәнкамалылар шөгыльләнә.
Спорт комплексы тирәсендәге территория дә матурланды. Соңгы ике елда биредә агачлар һәм куаклар утыртылган, автополив системалары урнаштырылган, газон барлыкка килгән. Урам спорты үзәге, зур теннис кортлары һәм трибуналары булган баскетбол мәйданчыгы ачылган, яңа яктырту системасы урнаштырылган.
Яңа резидентлар: «Рубин»нан башлап «Зумба»га кадәр
«СИБУР Арена»ның яңа резидентлары арасында – «Рубин» футбол клубы академиясе дә бар. Академиянең Түбән Кама филиалында дүрт тренер эшли – алар 3-12 яшьлек алтмыш яшь футболчы белән шөгыльләнә.
– Без Казанның «Рубин» футбол клубы өчен алмашка уенчылар тәрбиялибез. Бу – безнең тәрбияләнүчеләр өчен Казанның профессиональ клубына эләгү мөмкинлеге. Нульдән башладык: дуслар арасыннан тренерлар таптык, реклама бирдек – һәм әкренләп бу уенны яратучы малайларны җыйдык, – ди тренер Илья Костюченко.
«Зумба» бию клубына нигез салучы Анастасия Рогожкина узган елның көзеннән бирле «СИБУР Арена»да шөгыльләнә. Аның шәкертләрен күбесенчә күбесенчә офис хезмәткәрләре тәшкил итә.
– Урнашкан урыны уңайлы, матур, якты, – ди Анастасия. – Минем кызлар канәгать: хәзер бию дәресләреннән соң алар бассейнга төшә алалар.
Социаль миссия
"СИБУР Арена" адаптив, ягъни үзенчәлекле балалар өчен яраклашкан йөзү белән аерым горурлана. Балалар белән тренер Дмитрий Митряков шөгыльләнә. Дмитрий Игоревич 18 ел профессиональ йөзүчеләрне әзерләгән. Бер вакыт ниндидер зуррак эш эшләргә – физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлый. Хәзер аның дүрт төркеме бар – 9-15 яшьлек егерме биш бала Аларның терәк-хәрәкәт аппаратларына зыян килгән,акыл үсешендә тайпылышлар күзәтелә. Үзенчәлекле балаларга атнага ике тапкыр бушлай йөзү мөмкинлеген «Дети-ангелы» төбәкара җәмәгать оешмасы, физик культура һәм спорт идарәсе, шулай ук «СИБУР Арена НК» спорт комплексы бирә.
– Тренер эшен Михаил Сергачевның «Сектор 98» хәйрия фонды түли, ә бассейнны спорт комплексы бушлай бирә, – дип ачыклык кертә Дмитрий Игоревич. – Без узган елның августында шөгыльләнә башлаган идек, хәзер Әлмәт шәһәрендә узган ярышларга барып, бүләкләр дә алып кайттык. Күп кенә балаларның үзләренең «спорт бэкграундлары» бар. Дәресләрдә алар үзләрен тыныч, үз мохитләрендә кебек хис итәләр.
Аена ике тапкыр бассейнга балалар йортында тәрбияләнүчеләр бушлай йөри. Шулай ук күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, аларның гаиләләре өчен дә вакыт бүлеп бирелгән.
Дәвамы булачак
Узган ел спорт комплексы «Иң яхшы күп функцияле спорт аренасы» номинациясендә «Спорт һәм Россия» премиясе лауреаты булды. «СИБУР Арена» директоры Иван Усачев әйтүенчә: мондый уңышны ул үзе дә көтмәгән.
– Заллар 80-90 процентка тулы. Гимнастика залы, бассейн, универсаль заллардан тулысынча файдаланыла. Ял көннәрендә бездә берьюлы өч-дүрт чара уза. Кар эреп бетүгә футбол кырын, җиңел атлетика манежын тутыра башларбыз. Тиздән акватлон буенча ярышлар кабул итәчәкбез – спортчылар йөзү һәм йөгерү буенча көч сынашачак. Апрель аенда ГТО гаилә фестивален үткәрергә планлаштырабыз, – дип сөйли Иван Усачев.
Март аенда нәфис гимнастика буенча ярышлар, бию фестивале, карате буенча турнир һәм «СИБУР баскетбол мәктәбе» узачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез