Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Ухань шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре вакытында Ухань шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Ухань шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды
Фото: rais.tatarstan.ru

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1937 елда башланган кытай-япон сугышы барган вакытта совет хөкүмәте Кытайга ярдәм күрсәтә. Өч елда оборона өчен 1 285 самолет җибәрелә. 214 ирекле совет хезмәткәре, очучы һәм техниклар Кытайда туганнар каберлегендә җирләнгән.

Сугышчыларга монумент Ханькоу шәһәр районындагы «Азатлык» паркында урнашкан.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре