Газетага язылу

«Мин һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тойдым» (Фәрит Мөхәммәтшин турында фикерләр)

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

«Мин һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тойдым» (Фәрит Мөхәммәтшин турында фикерләр)
Фото: tatarstan.ru

– Кайда гына эшләсәк тә, мин һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тойдым. Сезне дә, мине дә эшкә чакырган беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә зур рәхмәт. Фәрит Хәйрулла улы иң катлаулы вакытта республикабыз Хөкүмәтен җитәкләде, мин ул вакытта финанс министры идем. Без кулга-кул тотынышып төрле вазыйфаларда эшләдек. Премьер-министр, аннары Президент, Республика Рәисе вазыйфасында эшләгәндә Фәрит Хәйрулла улы тарафыннан мин һәрвакыт зур ярдәм тойдым. Ул безнең белән кала, һәм мин аның киңәшләренә, абруена ихтыяҗ зур дип уйлыйм, чөнки бу – зур тәҗрибә. Парламенттан тыш, Татарстан халыклары ассамблеясы, «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча, районнар белән эшләү – барысын да санап бетереп булмый. Бу зур эш, Фәрит Хәйрулла улы, зур хөрмәткә лаек.

Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе:

– Без үз эшебезне, үз җаваплылыгыбызны беләбез һәм туган республикабызга хезмәт итәбез. Нәкъ менә шундый үзара хөрмәт һәм тирәнтен аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә. Минемчә, безгә шулай калырга кирәк.

Роман Береснев, Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе:

– Ул – үзе бер чор, гаять зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе булган үрнәк җитәкче. Сайлаучылар берсүзсез ышана торган чын патриот. 30 елдан артык парламентны җитәкләгән һәм аның эшен һәр карар халыкка файда китерерлек итеп оештырган акыллы сәясәтче. Аның абруе, Ватанга булган мәхәббәте шик тудырмый. Моны аны белгән, аның белән эшләгән һәркем сизә дип уйлыйм. Шулар арасында булуым белән горурланам.

Айдар Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– 90 нчы елларда нинди сынаулар аша узарга туры килүе турында үзенең дә берничә тапкыр сөйләгәне бар. Әмма аның принципиаль позициясе, ватанпәрвәрлеге республикабызның үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итте. Аның башта Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, аннары Рөстәм Миңнеханов командасында эзлекле эшләве – Ватанга һәм кешеләргә хезмәт итү үрнәге. Ул һәрвакыт республика позициясен белдерде һәм аны яклап чыкты.

Марат Бариев, Дәүләт Советы депутаты: 

– Ул Татарстан парламентын 90 нчы еллар башында – Советлар Союзы таркалган катлаулы чорда, илдәге вазгыятьне какшата торган радикаль сәяси көчләр көчәйгән дәвердә җитәкли. Нәкъ менә шул вакытта ул үзен нык, принципиаль һәм алдан күрүчән сәясәтче буларак күрсәтте. Фәрит Мөхәммәтшин спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Күп кенә спорт чараларына ул гаиләсе белән килде, тирә-юньдәгеләргә гаилә кыйммәтләренә карата хөрмәт һәм иҗтимагый активлык үрнәге күрсәтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре