Азнакай районы башлыгы итеп кабат Марсель Шәйдуллин билгеләнде. Бу хакта бишенче чакырылыш муниципаль район Советының 22 сентябрьдә узган беренче оештыру утырышында билгеле булды.
Чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары Нәҗип Хаҗипов һәм Алмаз Фәритов катнашты. Депутат Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына Марсель Шәйдуллин кандидатурасын тәкъдим итте.
Депутатлар бертавыштан 100 процент тавыш белән Марсель Шәйдуллинны Азнакай районы башлыгы итеп сайладылар. Җавап чыгышында ул ышанычлары өчен рәхмәтен белдерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез