« Саксызлыгым аркасында машина йөртү таныклыгын боздым. Кайбер урыннарын бөтенләй укып булмый. Әле срогы чыкмаган чыгуын, шулай да алыштырырга кирәкме икән?» – дип сорап ашлтыратты Минзәләдән укучыбыз Әнвәр Зиннәтуллин. Аның соравына юрист Булат Закиров җавап бирде.
– Россиядә машина йөртү таныклыгын ун елга бер тапкыр бирәләр. Шул вакыт үткәч, аны алыштырырга кирәк. Әмма бу документны түбәндәге очракларда срогы чыкмаса да алыштырып була, закон бу гамәлгә каршы килми:
- әгәр сезнең шәхси мәгълүматларыгыз, мәсәлән, фамилиягез үзгәрсә;
- әгәр таныклыгыгыз яраксыз хәлгә килеп, укылмый торганга әйләнсә;
- әгәр машина йөртүченең сәламәтлегендә үзгәрешләр булса, мәсәлән, инвалидлык алса.
Таныклыкны ничек алыштырырга соң?
Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы, дәүләт автоинспекциясе яки күпфункцияле үзәккә гариза язарга кирәк. Башта кабул итү вакытларын карап, сәгатен билгеләгез. Гаризаны үзең илтергә дә, онлайн җибәрергә дә мөмкин. 4000 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә онытмагыз. Билгеләнгән көнне ДАИга түбәндәге документларны алып барыгыз: иске таныклык, паспорт, №003-В/у формасындагы медицина белешмәсе. Хезмәткәрләр аларны тикшерәчәк, сезне фотога төшерәчәк һәм шунда ук яңа таныклык тапшырачак.
Машина йөртү таныклыгын теләсә кайсы вакытта, хәтта срогы чыкканнан соң да алыштырырга мөмкин. Иң мөһиме, срогы чыккан таныклык белән машина йөртмәскә кирәк. Моның өчен 5000 сумнан алып 15 000 сумга кадәр штраф каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез