Машина йөртүчеләр игътибарына: штраф белән килешмәгәндә нишләргә?

Татарстан автомобиль йөртүчеләре машина кую кагыйдәләрен яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартыла ала. Ләкин машина йөртүче һәрвакытта да җәза белән килешмәскә мөмкин. Мондый очракларда кая мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта «Татар-информ» яза.

Дәүләт автоинспекциясе, АМПП ГКУ яки МАДИ чыгарган штраф буенча татарстанлылар нәкъ аны билгеләгән органга мөрәҗәгать итә ала. Шикаятьне тиешле ведомствоның вәкаләтле хезмәткәре караячак.

Әгәр акча алу турында карар административ комиссия тарафыннан чыгарылган булса, аңа суд аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шуңа охшаш рәвештә, административ һәм техник инспекцияләр тарафыннан салынган штрафларга, вазыйфаи затка шикаять бирү этабын узып, суд тәртибендә каршы торырга рөхсәт ителә.

Кайсы органның штраф язганын һәм гариза белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлау өчен, карарның беренче саннарына игътибар итегез:

  • 188 – карар Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан чыгарылган. Шикаять шәхсән бирелә яки квитанциядә күрсәтелгән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә заказлы хат белән җибәрелә.
  • - 031 – штраф «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ тарафыннан билгеләнгән. Мөрәҗәгать итү тәртибе турында актуаль мәгълүматны Казан мэриясенең рәсми сайтында табып була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре