Газетага язылу

Машинага азан әйтү кирәкме? «ВТ» укучысы соравына хәзрәт җавабы

Укучыбыз соравына хәзрәт җавап бирә.

Күптән түгел яңа машина алдым. Гадәт буенча тәсбих элеп куйдым. Танышым, беренче эш итеп азан әйттерергә кирәк, ди. Азан турында беренче ишетәм. Ул дөрес әйтәме?

Рафис Имамиев. Саба

 

Казанның «Гадел» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакиров:

– Коръәндә, әлбәттә инде, бу хакта бер сүз дә юк. Чөнки ул вакытта аңлашыла ки, машина булмаган. Ләкин элек-электән үк тынычлык булсын өчен әби-бабайларыбыз нигезгә, өйгә азан әйткәннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләм: «Азан әйтелгән урыннан шайтан качыр», – дигән. Шуңа да машинада азан әйтүне үзенә күрә бер бәрәкәт алып килү йоласы буларак кабул итәргә була. Моннан тыш машинага тәсбих элеп куюның да зыяны юк. Ләкин, ул безне саклый, дип уйлап йөрсәк, шулай ук ялгышабыз. Рульдә булганда үзебезгә игътибарлы булырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре