Мәскәүдә Гаилә елын ачуда Чаллыда яшәүче гаилә катнашачак

“КамАЗ”ның хезмәт династиясе – заводтагы гомуми эш стажы 279 елга тулган Гайфуллиннар-Сафиннар гаиләсе Мәскәүдә “Родные-Любимые” Бөтенроссия гаилә форумында Гаилә елын ачуда катнашачак. Чара 19-23 гыйнварда “Россия” халыкара күргәзмә-форумында узачак. Анда Россиянең үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән 1000нән артыграк кешенең катнашуы күздә тотыла.

Гайфуллиннар-Сафиннар династиясенең тарихы 1981 елда башланган. Гаилә башлыгы Рәүдәт Задә улы күп балалы гаиләдә туып үскән. Армиядә хезмәт иткәннән соң Кама автозаводына эшкә кергән. 1нче класслы йөртүче предприятиедә 46 ел хезмәт куйган.
Хатыны – Сәгыйдә Яһүт кызы да күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Чаллыга Бөтенсоюз төзелешендә – Кама автомобиль заводын төзүдә катнашу өчен килгән. Төзелеш училищесын тәмамлагач, буяучы булып эшләгән. 28 елдан артыграк вакыт дәвамында “КамАЗ”ның ремонт-инструментлар заводында хезмәт куйган. Хезмәтләре күп кенә мактау грамоталары белән билгеләнгән. Гомуми эш стажы 43 ел тәшкил итә.

Гаилә парының кызлары, абый-апалары, кияүләренең якын туганнары да заводта эшли.

Бәйгедә катнашучы гаиләләр үз төбәкләренең экспозицияләре белән таныштырачак, якташларының казанышлары һәм кече ватаннарының истәлекле урыннары белән таныштырачак. Моннан тыш алар иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәчәк: сәхнәдә гаиләләре белән чыгыш ясаячак, гаилә рецептлары буенча аш-су әзерләп, буыннар викторинасында катнашачак.
Ә инде ачык программада “Россия” күргәзмә-форумына килүчеләрнең һәммәсе дә катнаша алачак. Алар өчен 20-22 гыйнварда барлык павильоннарда гаилә көннәре оештырылачак. Чара кысасында мастер-класслар, бәйгеләр, гаилә белән тимераякта шуулар һ.б. оештырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре