Мәскәүдә “Крокус”тагы фаҗигадән соң тагын бер теракт була язган

Төркиянең махсус хезмәтләре Мәскәүдә “Крокус” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигадән соң тагын бер террорчылык актын булдырмый калуга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” Төркиянең “Hürriyet” газетасы мәгълүматларына таянып яза.

Басма хәбәренә караганда, “Вилаят Хорасан” төркеменә (Россиядә тыелган төркем) керүче террорчылар концерт залына һөҗүм оештырганнан соң Мәскәүнең һәрвакыт халык белән шыгрым тулы сәүдә үзәгендә теракт планлаштырган. Әмма Төркия разведкасы әлеге төркем эшчәнлеген озак кына күзәткәннән соң, боевиклар эзенә төшеп, Россиядәге коллегаларына бик мөһим мәгълүматлар тапшырган.

Махсус хезмәтләр күптән түгел генә Истанбул чиркәвенә һөҗүм итүгә катнашы булган төркемнең берничә әгъзасыннан сорау алган. Россия белән элемтәләр урнаштырылганнан соң Мәскәүдә зур теракт булдырылмыйча калган.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, “Крокус”та террорчылык актын кылган ике кеше һөҗүмгә берничә көн кала Төркиядә булган. Россия хокук саклау органнарына бу хакта хәбәр ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре