Мәскәүдә Рәис сайлауларында Ирек Фәйзуллин һәм Альберт Кәримов катнашты

  Мәскәүдә Татарстан Республикасы вәкиллеге базасында урнашкан экстерриториаль сайлау участогында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов тавыш бирделәр. Бу хакта «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында хәбәр иттеләр.

Телеканалның туры эфирында хәбәрче Динә Газалеева экстерриториаль сайлау участогында сайлауларның ничек узуы турында сөйләде.

«Татарстан тарихында беренче тапкыр биредә экстерриториаль участок ачылды. Монда студентлар, командировкада булганнар, хәрби хезмәткәрләр һәм башкалар тавыш бирә ала. Безнең күз алдыбызда тавыш бирү өчен урнаны Бурденко госпиталенә алып киттеләр, анда Татарстаннан СВО катнашучылары дәвалана», – диде Динә Газалеева.

Шулай ук ул РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов белән сөйләште.

«Бик яхшы кәефтән улым белән тавыш бирергә килдек, чөнки бу республика тормышында мөһим вакыйга. Һәркем үз позициясен белдерергә тиеш. Иң мөһиме – республиканың алга таба ничек үсәчәге һәркем тавышына бәйле», – дип билгеләп үтте ул.

Бу сайлау участогында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да тавыш бирде.

«Тавыш бирү – үз илендә, үз төбәгендә яшәүче кешенең югары җаваплылыгы һәм бурычы. Барысы да моңа бик җаваплы карарга тиеш. Зур илебезнең үсешен билгеләүче киләчәк шуңа бәйле. Әлбәттә, тавышны бик зур җаваплылык алачак квалификацияле кешегә килеп бирү мөһим», – диде министр.

Мәскәүдә сайлау участогы 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре