Бүген Мәскәүдә танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Советы һәм I-V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә узды. Татарстан Республикасы Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Татарстанның иң танылган шагыйрьләренең берсе язмышы Ватаныбызның башкаласы белән тыгыз бәйләнгән. Разил Вәлиев М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый, Мәскәүдә аның беренче китабы басылып чыга.
Бүген Разил Вәлиевнең күп кенә әсәрләре татар мәдәниятенең алтын фондына кергәг. Шагыйрь һәм язучы үзенең шигырь һәм җырларында, хикәя һәм повестьларында гади образлар белән татар халкының менталитетын, татар теленең байлыгын, матурлыгын, туган төбәкнең киңлеген җиткерә алган.
Разил Вәлиев гомеренең күп өлешен депутат эшчәнлегенә багышлады, Татарстан дәүләтчелеген формалаштыру, Татарстан парламентаризмының яңа тарихы башында торды, озак вакыт Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде. Аның турыдан-туры катнашуы белән Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында, Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен куллану турында, мәгариф турында, мәдәният, фән һәм фәнни эшчәнлек турында, театрлар һәм театр эше турында, матди булмаган мәдәни мирас турында һ.б. республика законнары эшләнде һәм кабул ителде. Разил Вәлиевне еш кына «татар җанлы депутат» дип атыйлар, чөнки ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертте.
«Без Разил Вәлиевкә рәхмәтле. Ул бик иртә китте, әмма анвң зур мирасы калды. – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Разил Исмәгыйлович гомере буе безнең күпмилләтле Россия һәм туган Татарстан файдасына эшләде».
Парламент башлыгы үзе дә татар телен күп дәрәҗәдә Разил Вәлиев китаплары буенча өйрәнгәнен искәртте. «Ул мине туган татар телендә сөйләшергә өйрәтте, һәм мин моның өчен аңа чын күңелдән рәхмәтлемен», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы хәтер кичәсендә катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезнең бу залда булу сезнең мәдәниятебезне һәм традицияләребезне хөрмәт итүегезне, туган телебезне сакларга һәм бу байлыкны киләчәк буыннарга җиткерергә тырышуыгызны аңлата. Мин сезгә моның өчен рәхмәт. Аның кебек Татарстан Республикасында яшәп иҗат иткән күренекле шәхесләрне искә алу бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин залга.
Музыкаль-шигъри кичәдә Разил Вәлиевнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, үз вакытында Разил Вәлиев белән тыгыз элемтәдә эшләгән һәркем халык шагыйре турында истәлекләре белән уртаклашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Республика мәдәният министры Ирада Әюпова, шагыйрьнең туганнары һәм якыннары катнашты.
Иҗат кичәсе Рәшит Вәгапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез