15–21 августта Мәскәүдә узачак Татарстан мәдәнияте көннәре әнә шул һәм башка чаралар белән истә калачак.
Быел ул унбишенче тапкыр үткәрелә һәм ике арадагы элемтәләрнең ни дәрәҗәдә нык һәм нәтиҗәле булуын дәлилли. Ә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге – шул мөнәсәбәтләрне җайга сала торган ышанычлы күпер. Ул Татарстанның үсешенә генә хезмәт итеп калмыйча, республикадан читтә яшәүче якташларыбызны берләштерә, мәркәзебез Казан белән даими элемтәдә тота торган үзәк тә.
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысасында узачак кайбер чаралар:
15 август – күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллыкка багышланган «Әниләр һәм бәбиләр» фильм-премьерасы
19 август – милли ашлар көне
20 август – татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу
20 август – язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә
21 август – Татарстан сәнгать осталары катнашында тантаналы кичә
https://vatantat.ru/2025/08/178685/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез