Мәскәүдә 20 августта «Татар маяклары» исемле татар китабы көненә багышланган кичә узачак. Бу истәлекле әдәби вакыйга Россия башкаласында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында оештырыла.
Китап сөючеләрне танылган авторлар – Ленар Шәех, Гөлүсә Закирова, Альбина Апсәләмова, Булат Ибраһим, Фирдүс Гыймалтдинов, Марат Гатин һәм Алена Кәримова белән онытылмас очрашу, аралашу көтә. Алар Татарстан китап нәшрияты һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте чыгарган яңа басмаларны тәкъдим итәчәк.
Очрашу урыны – Татар мәдәни үзәге. Мәскәү, Кече татар тыкрыгы, 8. Кушылыгыз! Түбәндәге сылтама аша теркәлергә мөмкин. Керү ирекле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез