14 сентябрь көнне Татарстан Рәисен сайлауда Мәскәүдә дә катнашып булачак. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә экстерриториаль сайлау участогы эшләячәк.
Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре катнашында экстерриториаль сайлау участогының әзерлеге һәм оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
«Әлеге участок Мәскәүдә белем алучы Татарстан студентлары, башкалага килгән туристлар өчен уңайлы булачак. 14 сентябрьдә көн дәвамында Вәкиллек территориясендә концерт номерлары, аш-су һәм бүләкләр әзерләнә. Безнең сайлау участогында алдан гариза бирергә өлгермәгәннәр шул көнне дә паспорт белән сайлау хокукына ия булалар», – дип уртаклашты Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәүдә сайлау участогы иртәнге сәгать 7 дә ачылачак һәм кичке сәгать 8 гә кадәр эшләячәк. Адресы – Мәскәү шәһәре, 3-й Котельнический переулок, 13/15 йорт, 1 корылма
Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) республика Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез