15-21 август көннәрендә Мәскәүдә уза торган Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылган очрашуда Фирдүс Гыймалетдинов, Гөлүсә Закирова, Ленар Шәех, Дания Нәгыйм, Булат Ибраһим, Альбина Әпсәләмова һәм Алена Кәримова катнашты.
Каләм әһелләре иҗатлары белән таныштырды, язган әсәрләренең тарихларын сөйләде. Очрашуда күтәрелгән төп тема – батырлык турында әдәбият. Соңгы елларда бу теманың актуальләшүен СВОда катнашучылар турында язылган әсәрләрнең артуы да күрсәтә.
Очрашу Мәскәү татарлары өчен танылган һәм истәлекле бина – Асадуллаев йортында узды.
 Чарага килгән һәркем «Ватаным Татарстан» газетасының яңа саны һәм Татарстан китап нәшриятында, «Татмедиа» АҖдә нәшер ителгән яңа китаплар белән танышты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез