Казанның Болак елгасында Лебедев күперендә 56 яңа фонтан ачу тантанасы узды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
“БРИКС уеннары һәм БРИКС саммиты алдыннан эшләр бик күп. Без нык тырышабыз, чөнки эшләгәнебез биредә яшәүчеләрне сөендерәчәк бит. Бүген Болак елгасында – ә ул күпләрне үзенә тартып тора – яңа фонтаннар ачабыз. Шәһәребез төзегрәк, матуррак һәм уңайлырак булсын өчен алга таба да тырышачакбыз”, – дигән мэр.
Илсур Метшин кунаклардан да фонтаннар турында фикерләре белән кызыксынган. “Матурмы? Барысы да ошыймы?” – дип сораган ул подряд оешмасы җитәкчесе Георгий Казакевичтан, биредә башкарылган эшләр турында чыгышын тыңлаганнан соң.
Казакевич билгеләп үткәнчә, Болактагы барлык фонтаннар йөзмә фонтаннар категориясенә кертелә. Аларның су агымын ничек кирәк-шулай көйләргә: зурайтырга яки кечерәйтергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез