Дөньякүләм бара торган икътисад кризисы Россиядә дә торган саен үзен ныграк сиздерә. Бердән, санкцияләрнең тискәре нәтиҗәсе сүзен әйтмичә калмый, икенчедән, изоляциядә дип саналсак та, без глобаль капитализм кануннары буенча яшибез, процент капиталына корылган ул кануннар иртәме-соңмы кризиска китереп терәми калмый, өченчедән, хәрби чыгымнар…
Бюджет дефицитын каплау өчен бурычка алмый булмый, хөкүмәт бурычны коммерция банкларына облигацияләр сату рәвешендә ала, банкларга акчаны Үзәк банк бирә. Соңгы көннәрдә генә финанс регуляторы бер триллион сумга якын акча басып, банкларны коендырды. Ничек итеп инфляцияне йөгәнлисең мондый шартларда? Төп ставка 25 процентка күтәрелер һәм алдагы ел буе сакланыр дигән сүзләр ишетелә. Мондый шартларда бизнес табышка эшли алмый, булган табышның да байтагын салым итеп түләргә туры киләчәк, чөнки табыш салымы шулай ук үсте.
2025 елда автомобиль белән йөк ташучыларның рентабельлеге «минус 17 процент булачак» дип яза «Известия» газетасы. Рентабельлек минуска китсә, компания нишли? Бөлә, билгеле. Йөк ташучыларның 30 проценты банкротлык хәвефе алдында торуларын игълан иткән.
Вазгыять демографик кризис белән кискенләшә. Монысы да глобаль масштабтагы проблема. Японнарда беренче яртыеллыкта 350 мең генә бала туган. Кояш чыгышы иле, бала табучылар артсын өчен, киләсе елның апреленнән дүрт көнлек эш атнасына күчәргә ниятли. Президент Владимир Путин да мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә дип Демография һәм гаилә сәясәте буенча совет төзү турында указга имза салды. Советны җитәкләү Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкога тапшырылды. Яңа совет демография өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү тәкъдимнәре эшләп, Президент өстәленә кертеп салырга тиеш. «Киләсе елга ук демографик вазгыятьтә борылыш ясау өчен шартлар тудырырга кирәк», – диде Путин үткән атнада Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет утырышында. Андый максат 2018 елда ук куелган иде инде куелуын. 4 триллион сумлык «Демография» милли проекты да расланган иде. Ләкин туу күрсәткечләре рекордлы дәрәҗәдә кимүдән туктамый. Быелның беренче яртыеллыгында туучылар саны тарихи минимумда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез