МАХ мессенджеры мошенниклар белән бәйле 70 меңнән артык сим-картаны блоклаган

МАХ илкүләм мессенджеры алгоритмнары һәм иминлек хезмәте җинаятьчеләр Россия гражданнарына шалтырату өчен кулланган 70 меңнән артык сим-картаны блоклаган. Бу хакта Роскомнадзор җитәкчесе Андрей Липовка сылтама белән «Известия» яза.

Роскомнадзор башлыгы сүзләренчә, хәзер Мах тиз үсә, кулланучыларга дәүләт хезмәтләренә, массакүләм мәгълүмат чараларына керү, уку һәм гади аралашуга ирешү өчен уңайлы һәм ышанычлы сервислар тәкъдим итә.

Шулай ук Липов, мессенджер Россиянең цифрлы автономиясен ныгытуга ярдәм итә һәм моңа охшаш башка кушымталардан киберҗинаятьчеләр белән көрәштә нәтиҗәле ысуллары белән аерылып тора диде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре