Бу хакта “РИА Новости” үзхәбәрчесе мәгълүматларына таянып яза. Әлеге илдә җирле ТМ Cell мобиль операторының телефон номеры аша Россия платформасында теркәлергә мөмкин. Шуннан соң аралашу, шалтырату мөмкинлеге ачыла.
Төрекмәнстаннан тыш, Россия, Беларусь, Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Грузия, шулай ук Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Лаос, Малайзия һәм Индонезиядә яшәүчеләр безнең МАХтан файдалана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез