Газетага язылу

MAXны көнлек кулланучылар саны 85 миллион кешедән арткан

MAX мессенджерының көнлек аудиториясе 85 миллион кулланучыдан арткан. Кушымта эшли башлаганнан бирле аны 120 миллионнан артык кеше урнаштырган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Сервис мәгълүматларына караганда, кулланучылар инде 150 миллиардтан артык хәбәр юллаган һәм 6 миллиардтан артык шалтырату ясаган. Мессенджерда шулай ук 7 миллионнан артык шәхси һәм ачык канал булдырылган, аларның гомуми аудиториясе якынча 300 миллион язылучы тәшкил итә.

MAX мессенджерының чит илдәге кулланучылары саны 8 миллион кешедән артык. Алар көн саен 1,7 миллионга якын шалтырату ясый һәм 23 миллионнан артык хәбәр юллый.

Мессенджердан 40 дәүләтнең гражданнары файдалана ала. Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы илләреннән кулланучылар сервисны шалтырату һәм хәбәрләр алмашу өчен куллана алалар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре