Махсус хәрби операция ветераны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Махсус хәрби операция ветераны Айдар Нуриев Татарстанның Менделеевск районы Турай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Айдар Нуриев - тумышы белән Турай авылыннан, 2022 елда махсус хәрби операция зонасына киткән, 1232нче полк санитары булып хезмәт иткән. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

«Махсус хәрби операция ветераны хәзер инде яңа статуста – Турай авыл җирлеге башлыгы сыйфатында Ватанга хезмәт итүен дәвам итә. Ул бу бурычны лаеклы үтәр дип ышанам, махсус хәрби операция зонасында алган тәҗрибәсе хезмәт эшчәнлегендә дә файдалы булыр дип уйлыйм», – диде район башлыгы Радмир Беляев.

Турай авыл җирлеге башлыгы вазифасын биләгән Гөлнара Куляшова район Мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре