Ел ярым хезмәт итү дәверендә лейтенант Артур Әсхәдуллин 4 тапкыр бүләкләнде. Ул 2022 елның көзендә энесе артыннан махсус хәрби операциягә киткән иде. 2023 ел башында ук ул хәрби операция башкарганда шәхси составны саклаганы өчен «Батырлык ордены»н алды. Бу хакта «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.
2023 елның августында аның күкрәген «Хәрби батырлык өчен» медале, ә сентябрьдә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале бизәде. Шулай ук Артурның әти-әнисенә хәрби частьтән Рәхмәт хаты җибәрелде.
Күптән түгел без яңа хәбәр алдык – Артур Әсхәдуллин «Авдеевканы азат иткән өчен» медале белән бүләкләнгән.
«Бу гаиләне һәркемгә үрнәк итеп куярга кирәк. Әсхәдуллиннарның уллары – лаеклы хәрбиләр. Кечесе Айрат та бүләкләнүләргә лаек булды. Әниләре Резидә Әсхәдуллина актив волонтер, хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә посылкалар җыеп, аларны фронтка җибәрү белән шөгыльләнә. Алар чын патриотлар – бөтен ил белән бергә аның бәйсезлеге өчен көрәшүче кешеләр.
1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла. 0
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез