Газетага язылу

«Махсус хәрби операциядән кайткач, үзеңә урын табу кыен»

Кайсы юлдан барырга? Махсус хәрби операциядә катнашучыларның күбесе тыныч тормышка кайткач югалып кала. Берәүләр – үз-үзләрен, икенчеләр эш таба алмый.

«Махсус хәрби операциядән кайткач, үзеңә урын табу кыен»

Сәламәтлек какшау аркасында элек эшләп киткән урыннарына кире урнаша алмаучылар да очрый. Әмма эшлим дигән кеше җаен таба, ди Казанның Идел һәм Вахитов районнарында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ранил Зиннәтуллин. Аның үзенә дә катлаулы юл узарга туры килгән.

– 2022 елда өлешчә мобилизация башлангач, миңа да повестка килде. Ике дә уйламыйча Ватанны сакларга киттем. 2024 елда бик каты яраландым. Күкрәк өлешемә зыян килде. Бер бөеремне дә алдылар, – ди Ранил. – Бик озак дәваланып, 2025 елда өйгә кайтып җиттем. СВОга киткәнче эшмәкәрлек белән шөгыльләнә идем. Ә яраланып кайткач, бөтенләй башка юлны сайладым. «Время Героев» программасы буенча читтән торып белем алдым. Үземне дәүләт эшендә сыныйсы, үзем кебекләргә ярдәм итәсем килде.

Ранил әйтүенчә, махсус хәрби операциядән яраланып кайтучыларның күбесе яңа эш эзләргә мәҗбүр.

– Егетләр арасында аяксыз, кулсыз калучылар да бар. Әмма ничек тә яшәргә кирәк. Гаиләне ашатасы да бар бит әле. Егетләргә туры килердәй эш эзлибез, – ди ул. – Эш бирүчеләр дә алар өчен махсус мөмкинлекләр тудыра. Бүген үк эшкә алам диючеләр бар. Әмма кайчак медицина тикшеренүе узганда каршылыклар очрап куя. Бар проблема шунда. Андыйларга да булышабыз. Ул егетләргә социаль контракт төзергә тәкъдим итәбез. Дәүләт үз эшен башлаучыларга бер мәртәбә ярдәм күрсәтә. Иң элек үз проектыңны булдырып, аны якларга гына кирәк. Шуннан соң 350 мең сум акча алып, эш башлап була. Күп кенә егетләр үзен генә түгел, башкаларны да эшле дә, ашлы да итте инде.

Ранил Зиннәтуллин СВОдан кайтып, тормышта үз юлын тапкан күп кенә егетләрне үрнәк итеп куя.

– Ничек тә көчле булырга, алга атларга кирәк. Авыруларым күп, әмма алар хакында уйламаска тырышам. Бар да вакытлыча, тиздән савыгып бетәрмен дип көтәм. Шулай булырга тиеш тә, – ди ул.

Ринат Мирсәетов та СВОдан имгәнеп кайта. Баштарак эш таба алмый тилмерә, кая барырга белми. Танышлары аңа Казанда халыкны эш белән тәэмин итә торган үзәкләргә барырга киңәш итә. Ринатка туры килердәй, ул башкара алырлык һөнәрне табу шактый вакытны ала. Тырышлык бушка китми – 2025 елның көзендә егетне тимер юлга эшкә алалар.

– Махсус хәрби операциядән кайткач, үзеңә урын табу читен. Әнә шуңа да ярдәм дә сорыйсың, киңәш тә кирәк. Безне дәүләт ташламый. Шуңа бик рәхмәтлебез. Эшкә урнашкач, күңелгә тынычлык иңде. Кирәкле икәнемне тойдым, – ди ул.

Казанда яшәүче Рәмис Гобәйдуллин Алабуга икътисадый зонасына эшкә урнашкан. СВО ветеранының, госпитальләрдә дәваланганнан соң, иң беренче уе эш табу була. Күп кенә оешмаларга бара ул. Әмма күңеленә якынын тапмый.

– Миңа туры килә торган эш Алабугада табылды. Акчасын түлиләр. Ә кайтып-китеп йөрүнең бер авырлыгы да юк, – ди Рәмис. – Бу тормышта, иң мөһиме, югалып калмаска кирәк. Бар да теләктән тора. Безгә барысын да әкренләп онытып, элеккеге тормышка кайтырга кирәк. Мөмкинлекләр җитәрлек.

Татарстанда СВОдан кайтучыларның яртысыннан күбесе эшкә урнашкан. Республикада эшли торган 545 оешма аларга 4 мең эш урыны бирергә риза. Дәүләт физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эшкә алучыларга 200 мең күләмендә компенсация һәм мондый хезмәткәргә өч минималь хезмәт хакы түли. Махсус хәрби операциядән кайткан, эше булмаган кешеләргә социаль контракт төзү мөмкинлеге бирелә. Бу мөмкинлектән алар үзләре яки аларның эшсез хатыннары файдалана ала.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре