Газетага язылу

MAXта Дәүләт хезмәтләре чат-боты пәйда булган

MAX мессенджерында Дәүләт хезмәтләре порталы белән бәйләнгән яңа функциясеннән файдалану мөмкинлеге пәйда булган.

“Российская газета” Социаль фондның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, махсус эшләнгән чат-бот дәүләт сервисларына кагылышлы теге яки бу үзгәрешләр турында мәгълүматлар белән тиз генә танышуга юл ача.

Тапшырылган гаризаларны хәзер реаль вакыт режимында күзәтеп бара алачакбыз, дигән сүз бу: система мөрәҗәгатьне карап тикшерүнең нинди стадиягә күчүе турында хәбәр итәчәк. Моннан тыш виртуаль ярдәмче табибка нинди вакытка язылганлыгыбызны, түләнелмәгән штрафларга ия булуыбызны искә төшереп, хәтта штрафларны шундук түләү мөмкинлеге дә тәкъдим итәчәк.

Ведомствода аныклап үтүләренчә, сервисның дөрес эшләве өчен Дәүләт хезмәтләре порталындагы учет язуына бәйләнгән телефон номерының MAX мессенджерында файдаланыла торган номерга туры килүе кирәк. Социаль фондта иминлек мәсьәләләре аерым игътибар үзәгенә алыну сәбәпле, үзебезнең платформа аша авторизация узу өстәмә сорауларны күздә тота. Аккаунтны мошенниклардан саклау өчен кирәк бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре