Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси мәгълүматларны MAX мессенджерының шәхси кабинетына керү өчен бер тапкыр кулланыла торган кодлар алу аша да алданудан саклана алуларын Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Система традицион SMS-раслауга заманча альтернатива буларак эшли һәм җинаятьчеләрнең гамәлләренә нәтиҗәле каршы торырга тиеш. Кодны бирү алдыннан махсус чат-бот кулланучыга сораулар бирә, алар рөхсәтсез керүне ачыкларга ярдәм итә. Әгәр җаваплар шик тудырса, код бирелмәячәк, ә система потенциаль куркыныч турында аккаунт хуҗасын оператив кисәтәчәк. Сервистан файдалану өчен чит кушымталарны йөкләү таләп ителми. Барысы да MAX аша эшли. Бу яхшы һәм куркынычсызрак альтернатива, чөнки бер тапкыр кулланыла торган кодларны эләктереп алу мөмкин», — дип билгеләде үтте спикер.
Шулай ук бу хакта Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлекчәсенең куркынычсызлык идарәсе баш белгече Ольга Галләмова да кисәтте. MAX аша саклануны тоташтыру өчен кулланучыларга дәүләт хезмәтләре порталына керергә, QR-кодны сканерларга, үз телефон номерын бәйләргә һәм аны, куркынычсызлык сорауларына җавап биреп, расларга кирәк, диләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез