Бүген 18:00 дән иртәгәге кичкә кадәр Татарстан территориясендә томан һәм көчле бозлавык көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Күбесенчә томан төнлә һәм иртән фаразлана. Көндез республика юлларында көчле бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Элегрәк синоптиклар хәбәр иткәнчә, 5 декабрьдә Татарстанда урыны белән һава торышының 1-2 км га начараюы һәм көчле җил 15-18 м/с булуы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез