Газетага язылу

Мединский: «Ахыргы нәтиҗәгә ирешкәнче, сөйләшүләрнең нечкәлекләре телгә алынмаячак»

Ахыргы килешүгә ирешкәнчә, Абу-Дабидагы сөйләшүләрнең нечкәлекләре телгә алынмаячак.

Президент ярдәмчесе, Россия, АКШ һәм Украина катнашындагы өч яклы сөйләшүләрдә безнең илнең делегациясе башлыгы Владимир Мединский шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Мединский әйтүенчә, мондый очракларда сөйләшүләрнең нечкәлекләре беркайчан да ахыргы нәтиҗәгә кадәр хәбәр ителми. Абу-Дабида сөйләшүләрнең икенче көне тәмамланган. Бүген Американың Politico басмасы хәбәр иткәнчә, территориаль мәсьәлә икенче көннең төп темаларыннан берсенә әйләнергә мөмкин. Басма чыганаклары мәгълүматларына караганда, моңа кадәр яклар Украина өчен иминлек гарантияләре һәм хәрби әсирләр белән алышу турында сөйләшкән. Очрашуның беренче көне 10 ноябрьдә 4,5 сәгатьлек эштән соң төгәлләнгән. Россия һәм Украина делегацияләре рус телендә аралашкан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре