Мединский мәктәпләрдә балаларга смартфоннар куллануны тыярга тәкъдим итте

Россия Президенты ярдәмчесе, элеккеге мәдәният министры Владимир Мединский мәктәпләрдә балаларга смартфоннардан файдалануны тыярга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим Мәскәү педогогик киңәшмәсендә яңгырады.

- Әйдәгез, бу смартфоннарны дәресләрдә шкафларга җыеп куйыйк. Укучы мәктәпкә керә, «локер» да смартфонын калдыра, әти-әниләр дә тыныч, - дип эксперимент тәкъдим итте Мединский.

Россия Президенты ярдәмчесе үзләренчә, балаларны смартфондагы уеннардан аерганлыктан дәрес «бик кызыклы уеннан аерган күңелсез бер өзек булып тора».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

мәгариф мәктәп

Көн хәбәре