Россия Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев белдергәнчә, ул Россия вакциналарының берсен кулланып коронавирустан прививка ясаткан.
"Мин ике ай элек үк вакцина кадаттым...> Россия вакцинасын. Ни өчен мин моны әйтәм? Нинди дә булса вакцинаның башкасыннан яхшырак дигән фикер тумасын өчен",- дигән ул.
Ул билгеләп үткәнчә, вакцинация — ул шәхси тарих: кан тапшырырга, организмның нинди халәттә һәм нинди иммун статуста булуын аңларга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез