Газетага язылу

"Мегафон" тотылган телефоннар сата башлаячак

"Мегафон" тотылган һәм "торгызылган" телефоннар сата башлаячак, дип яза "Ведомости". Алар оператор сайтында урнаштырылачак. Апрель азагында компания кешеләрнең тотылган смартфоннарын сатып ала башларга җыена.

"Торгызылган" смартфоннар - кибет киштәләрендә үрнәк буларак урнаштырылганнары һәм яңа, әмма төргәкләренә зыян килгән телефоннар. Мондый телефоннар сату хезмәте Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә башланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре