Мең сырхаудан шифа бар

Олгая-олгая кеше бераз мәзәкләнә бит ул. Бер иптәш малай сөйли: «Иртән торгач, ун-унбиш таблетка эчәсең дә көне буе адәм булып йөрисең. Шуннан теге таблеткаларның тәэсире чыккач, бензины беткән машина кебек кереп авасың», – ди. Мин көлгән булам. Югыйсә үзем дә бик әллә кем түгел инде. Йокыдан торгач, организмны берәр сәгать чамасы сөйрәп йөртергә туры килә. Матай этеп кабызган шикелле. Башта аяк буыннары язылып китә, шуннан куллар адәм рәтенә керә, бил... Ахыр чиктә, баш та эшләгән кебек булып китә.

Әнә шундый мизгелләрнең берсендә шәп фикер килде... Без дару эчәргә гадәтләнгән бит инде. Файдасы бармы-юкмы, дип тормыйбыз, учлап состырабыз. Фәлән хакка сатып алгач, акчаңны жәлләп булса да эчәсең инде. Югыйсә кайберләренең тәэсире акбур ашаган шикелле генә бугай. Кайсыларының зыяны да бардыр әле. Табиблары да бит аның иң кыйммәтле дарулар язып бирергә генә тора. Даруханәләр белән сөйләшеп куйганнар, диярсең. Ә без, капитализм балалары, товар никадәр кыйммәт, шулкадәр әйбәт була, дип уйлыйбыз. Югыйсә тирә-ягыбызда күпме дару үләне үсә!

Мәтрүшкә, мәсәлән. Аны фәлән гасыр элек үк ата-бабаларыбыз кулланган. Мең төрле авыруга шифа, дип васыять әйтеп калдырганнар. Ул урманда үсә. Анда кадәр барып йөрергә теләмәсәң, кычыткан бар. Койма буеннан өзеп алып кер дә дәвалан. Яз җитеп, көн җылынуга бөтен дөньяны сары чәчәкле тузганак басып ала. Бу да мәтрүшкәдән һич ким түгел. Панкреатиттан башлап, простатитка кадәр әллә күпме авыруларга дәва була ала. Чәчәге дә, сабагы да, тамыры да файдалы. Ишегалдында, аяк астында фәлән кадәрле бәя торырлык дару үсә. Без шуны таптап йөрибез һәм даруханәгә йөгерәбез. Һи, саный китсәң, әллә күпме инде алар. Хәтта әрекмән белән тигәнәк тә, хәтта шайтан таягы да файдалы. Песи борчагы да. Хәтта эт эчәгесе дә. Безне бәрәңге бакчасында туңкайтып тотканы, җәй буена гимнастика ясарга мәҗбүр иткәне өчен генә түгел. Ризык эшкәртү системасына да, буыннарга да, тагын бик күп нәрсәләргә файдасы бар икән. Без үзебезнең тирә-якта үсеп утыра торган шул даруларны чүп үлән дип йолкып атабыз. Безгә алар гына җитми. Безгә фәлән сум торган акбур кирәк.

Бер мәлне менә шуларны уйладык та дару үләннәре җыярга булдык. Авыр нәрсә дә түгел бит инде, тиешле вакытын чамалап, ишегалдыннан яки ындыр артындагы аланнан гына җыясың да, әйбәтләп киптереп, я банкага салып, я яхшы тукыма капчыкка тутырып элеп куясың. Былтыр шулай иттек. Бөтнеге дә, мәтрүшкәсе дә, бака яфрагы да, кычытканы да калмады. Хәтта май аенда урманга барып, ун тиен кадәрле каен яфрагын да, усак кайрысын да алып кайттык. Көннәр җылына төшкәч, юкә чәчәген дә, нарат күркәсен дә җыеп, киптереп куйдык. Тузганакны әйтеп тә торасы түгел инде. Кыскасы, дәваланып кына өлгер. Барысын да җыеп куйгач, барлык авырулар юкка чыгып, хәл кереп киткәндәй булды. Боларның барысын да куллансак, организм сабый баланыкыдай чистарып калыр да: «Тагын нинди авруны юк итәргә икән?» – дип, үзебез чир эзләп йөрербез шикелле иде.

Җыелганнар тора бирде шулай. Аларга караган саен күңел сөенде. Күңел шат булгач, чир дә чигенеп тора бит ул. Шуларны күргән саен хәл кереп китте. Менә зур дәүләтләр бер-берсен атом бомбасы белән куркыта бит әле, кулланмыйлар аны, тик булуы да көч өсти, чөнки ул булгач, сиңа бер дәүләт тә һөҗүм итәргә кыймый, шүрли. Монда да шундыйрак хәл иде. Гади генә грипп килеп чыкса да, без мәтрүшкәгә яки сарымсакка ишарәләп алабыз: попробуй, тиеп кара, әнә сиңа атом бомбасы! Шул рәвешле теге файдалы үләннәр кыш буе эленеп торды. Берсен бер ачып карамадык. Кайберләренең барлыгын да онытканбыз.

Әле менә шуларны чыгарып түгеп йөрим. Тәэсирләре азайгандыр инде, күбесенең файдасы юктыр. Яз хәзер, көннәр җылы. Яңалары үсеп килә. Тиздән, Ходай бирсә, тузганак өлгереп җитәр. Аннан каен яфраклары күренер. Усак кайрысы да өлгерер. Шулай бер-бер артлы барысын да туплап куярбыз. Җиренә җиткереп киптерербез, яхшы шартларда сакларбыз. И табигать бай инде безнең. И дару үләннәре күп инде. И алар файдалы инде...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре