Менделеевск шәһәрендә «Геройлар узышы «Чорлар ярышы». 2 өлеш» узды. Вакыйга быел «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылды.
Ярышта катнашучы 13 мең кешенең 3300 е трасса стартына чыкты. Ул Россиянең барлык шәһәрләре арасында иң озыны – 12 чакрым, анда 41 каршылык урнашкан.
Менделеевск – «Геройлар узышы»н кабул иткән, катнашучылар саны буенча башкаланы куып җиткән, трассаның озынлыгы буенча илнең башка шәһәрләрен узган Россиядә бердәнбер кече шәһәр.
Стартка тематик образларда взводлар чыга. Быел кәләшләр, динозавр җайдаклары, ирландлылар, Кытай мәдәниятен яратучылар, диңгезчеләр, хип-хоперлар, пиратлар, пилотлар һәм стюардессалар старт алды. Бөтен трасса шундый итеп төзелгән, катнашучылар әдәбият, Менделеевск тарихы дөньясына чумды, Коммунизм пигына менеп, ярышны Эверестта төгәлләде. Яңа каршылыкларның кайберләре киләсе елга да калачак. Ә менә «Чорлар ярышы»ның өченче өлеше булмаячак. Яңа масштаб яңа карарлар таләп итә, киләсе елда узышның юбилее булачак. Катнашучыларны яңа атмосфера көтә, дип ышандыра оештыручылар. Ләкин төп концепцияне сер итеп тоталар.
«Бу – Менделеевскидагы дүртенче, федераль масштаб алган беренче узыш. Безгә бөтен илдән спортчылар килде, Европа чемпионнары, Олимпия чемпионнары бар иде. Менделеевск халыклар дуслыгының үзенчәлекле йортына әверелә, без Кытайдан, башка илләрдән командалар кабул итәбез. Әлбәттә, бу вакыйга «Аммоний» химия комплексы ярдәменнән башка мөмкин булмас иде», – диде Менделеевск районы җитәкчесе Роберт Искәндәров.
Шулай ук быел беренче тапкыр Менделеевскидагы «Геройлар узышы» трассасы базасында «Дистанция 10 000 – 11 000 метр» дисциплинасында каршылыклар буенча Россия Кубогы да узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез