Менделеевскида туристлык салымын гамәлдән чыгардылар

Менделеевск шәһәр Советы һәм Менделеевск район Советы утырышында Менделеевск шәһәрендә туристлык салымын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Районның элегрәк бу җыем алынган өч авыл җирлеге әлеге карарны хуплады. Муниципалитет башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Без гамәлдәге һәм фаразланган туристлык агымын өйрәнгәннән соң, шулай ук Россия Икътисади үсеш министрлыгының яңа тәкъдимнәрен һәм туристлык салымы буенча Федераль салым хезмәте белешмәлеген исәпкә алып шундый карарга килдек», – дип аңлатты ул.

Депутатлар инициативаны хуплады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре