Менделеевскидан махсус хәрби операция ветераны бизнес ачу буенча курс тәмамлаган

Родион Иванов 31 марттан 4 апрельгә кадәр эшмәкәрлеккә укыган.

Менделеевск шәһәрендә махсус хәрби операция ветераны Родион Иванов “СВОй бизнес” программасы буенча курс узган. Курс үз эшләрен башларга ниятләүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатында оештырылган. Иванов 31 марттан 4 апрельгә кадәр Татарстанда иҗтимагый ярдәм штабы базасында яңа һөнәр үзләштергән.
Курс эшмәкәрлек нигезләре, бизнесның юридик ягы, кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәм чаралары буенча мөһим белемнәрне үз эченә алган. Махсус хәрби операция ветераннарын уңышлы төстә эшләп килүче эшмәкәрләр укыткан. Күбесе хәрби хәрәкәтләр зонасы аша узып, хәзерге вакытта табышлы проектлар буенча эш алып бара.
Исегезгә төшерәбез: СВО ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән “СВОй бизнес” программасы “Бердәм Россия”, “Опоры России” партияләре ярдәмендә һәм Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул хәрби хәрәкәтләр аша узган кешеләргә яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Украина махсус хәрби операция Россия Герое мобилизация СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт мобилизованные "батальон" "МХО" контракт төзүчеләрг котрактники

Көн хәбәре