Газетага язылу

Меңнән артыграк хәрби “Батырлар. Герои Татарстана” проектында катнашуга гариза тапшырган

Махсус хәрби операциядә катнашкан 1061 хәрби хезмәткәр “Батырлар. Герои Татарстана” проектында катнашуга гариза тапшырган.
Сайлап алу этабы аша уңышлы узган кандидатлар Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә махсус программа буенча укытылачак.
Проектка махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук СВОда катнашучылар җәлеп ителә. Заявкалар 30 мартка кадәр кабул ителә, дип яза “Татар-информ”.
Исегезгә төшерәбез: махсус хәрби операциядә катнашучыларны яңа һөнәргә өйрәтүгә юнәлдерелгән “Время героев” программасына охшаш проект бу. Хәрби хезмәткәрләр яңа белемгә, яңа эш тәҗрибәсенә ия булып, Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, башка өлкәләрдә җитәкчеләргә әйләнергә мөмкин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре